Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:45

Эстония президенты Русияне "аек акыл" сакларга чакыра


Эстония президенты Тоомас Һендрик Ильвес Русияне совет солдаты һәйкәле тирәсендәге бәхәстә "аек акыл" сакларга чакырды.

Премьер-министр Андрус Ансип Русиянең "оештырылган һөҗүмнәренә" каршы торуда Европа Берлегеннән ярдәм сорады.

Мәскәүдә Эстония илчелеге алдында демонстрантлар узган җомгадан бирле протест белдерә. Бүген илчелек эшен туктатып торырга мәҗбүр булды. Протест белдерүчеләр Эстония илчесе үткәргән матбугат очрашуын өзергә тырышты. Эстония тышкы эшләр министрлыгы моны "аклап булмаслык гамәл" дип атады.

Европа Берлеге Русияне дипломатик килешүләрне үтәргә, Эстония илчелеген сакларга чакырды.

XS
SM
MD
LG