Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Карзай тыныч халыкны сакларга чакырды


Әфганстан президенты Хәмит Карзай илдәге халыкара көчләрне җирле халыкны корбан итмәскә чакырды. "Без тыныч халык арасында бу кәдәр корбан булуга юл куя алмыйбыз. Әфган халкы каршылык белдерергә, хөкүмәтенә зарланырга хокуклы. Мин көн саен моның белән шөгельләнәм. Әле генә шул мәсьәләдә чит ил кунаклары белән очраштым" диде Әфганстан президенты.

Һерат вилаятендә бер авылда 42 кеше үтерелү сәбәпле, җирле халык инде 4 көн рәттән каршылык чарасы үткәрә. Хакимиятләр бу фаҗигә НАТО көчләренең Талибанга каршы һөҗүме вакытында булды дп белдерә. Урында халыкара тикшерү төркеме эшли.

XS
SM
MD
LG