Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония кайтавазы


Эстониядәге Бронза солдат һәйкәле тирәсендә барган низагларның җиле Башкортстанга да килеп җитте. “Гадел Русия” фиркасенең җирле бүлекчәсе җитәкчеләре Уфадагы Таллин урамының исемен үзгәртүне күтәреп чыкты. Алар башкаланың Дим районындагы ул урамның исемен Бөек Җиңү урамы итеп үзгәртергә чакыра. Гадел Русиячеләр моны Уфа хакимиятенең сессиясенә куячакларын белдерделәр.

“Җирле үзидарәләр өчен” фонды башы Роберт Заһреев Бронза солдат тирәсендәге шау-шуның Кремльдәге кайбер сәяәсәтчеләр файдасына булуын белдерде. Аның сүзләренчә, ил эчендәге һәйкәлләргә игътибар итәргә кирәк. Ул моңа мисал китереп Белорет районындагы Бөек Ватан сугышы яугирләренә куелган һәйкәлнең җимерелеп баруын, Уфадагы бер стеланың сүтелүен хәбәр итте. Аңа караганда, Яңа Уфа нефть эшкәртү заводы каршына куелган стеланы сүткәннәр. Аңа заводтан Икенче бөтендөнья сугышына китеп мәрхүм булучыларның исемнәре язылган булган. Заһреев сүзләренә караганда, анда машиналар кую урыны ясарга җыеналар.
XS
SM
MD
LG