Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Косово статусын тизрәк билгеләргә чакыра


БМОдагы АКШ илчесе Залмай Халилзад БМО Иминлек Шурасын Косово статусы мәсьәләсен тиз арада чишәргә чакырды. Аның кичәге бу чакыруы БМОдагы Русия илчесе Виталий Чуркинныкына капма каршы килә. Чуркин Иминлек Шурасын Косово статусын билгеләргә ашыкмаска, Сербия белән һәм Косово албаннары белән сөйләшүләрне дәвам итәргә чакырды. Русия үзенең күптәнге беректәше Сербияне яклап килә һәм БМОның Косово өчен махсус вәкиле Мартти Аһтисаариның Косовога чикләнгән бәйсезлек бирү планына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG