Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Эстониядә Совет Солдаты һәйкәлен күчерү үзара мөнәсәбәтләргә зур зыян китерде ди


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Эстониядәге Совет Солдаты һәйкәлен һәм каберләрне күчерү үзара мөнәсәбәтләргә бик тискәре тәъсир итте диде. Лавров Эстонияне һәйкәлне Таллин үзәгеннән күчерүгә каршы чыгучыларга карата полициянең гамәлләрен тикшерергә чакырды. Һәйкәлне күчерүгә каршы чыгучылар катнашындагы чуалышларда бер урыс һәлак булды, 150-дән артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG