Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

АКШ президентлыгына республикан намзәтләр Гыйрактагы чараларны дәвам итү яклы


АКШтагы киләсе президент сайлауларында Җорҗ Бушны алмаштырырга җыенучы республикан намзәтләр үзләренең беренче телевизион дебатларын үткәрде. 10 намзәт катнашындагы бу сөйләшү кичә кич Көньяк Калифорниядә Рональд Рэйган Президент Китапханә Музеында үтте. Намзәтләр АКШны Гыйрактагы хәрби чараларны дәвам итәргә чакырды. Сенатор Җон МакКэйн "Без Гыйракта җиңәргә тиеш, Әгәр без китсәк анда хаос булачак, геноцид булачак һәм алар безгә ияреп монда киләчәк" диде. Узган атнада демократ намзәтләр үзләренең беренче шундый дебатларында Гыйрактан гаскәрләрне тиз арада чыгарырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG