Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад үз күршеләрен Гыйракка сугышчылар үтеп керүгә каршы чаралар күрергә чакыра


Мысырда Гыйракка багышланган халыкара сөйләшүләрнең икенче көнендә Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики, күрше дәүләтләрне, Гыйракка сугышчыларның үтеп керүенә каршы чаралар күрергә чакырды. Җыенда Гыйракның күрше илләренең хөкүмәт министрлары, шул санда Сүрия һәм Иран вәкилләре катнаша. Америка Кушма Штатларыннан очрашуга дәүләт секретаре Кондолиза Райс килде. Бүгенге сөйләшүләр Гыйракта иминлек булдыруга багышланды.
XS
SM
MD
LG