Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Әл-Каида, Вашингтон җиңелүен таный, ди


Әл-Каида җитәкчелегендә торган кешеләрнең берсе Айман әл-Заваһри, видеога язылган белдерүендә, АКШ Конгрессының Гыйрактан гаскәр чыгару турындагы карары –Вашингтонның җиңелүен күрсәтә, дип белдерде: "Бу канун Американың җиңелүен һәм ярсуын күрсәтә. Әмма әлеге канун безгә тарихи упкынга эләккән американ гаскәрләрен тулысынча тар-мар итәргә ирек бирми," диелә Ал-Каида мөрәҗәгәтендә. Вашингтиндагы Ак Йорт бу белдерүгә бер нинди дә аңлатмалар бирмәде. Узган атнада АКШ президенты Джордж Буш Конгрессның Гыйрак сугышына 124 миллиард доллар бүлү һәм 1 үктәбердә гаскәрләрне чыгара башлау турындагы канунга вето салды .

XS
SM
MD
LG