Accessibility links

Хәким Дилмөхәммәтов-Шмаковлар эшен караудан баш тартты


Бәйсез “Провинциальные вести” гәзитендә көн күргән мәкалә халыкны хакимияткә буйсынмауга, тәртип бозуларга чакыра дип басманың мөхәррире Виктор Шмаков һәм язманың авторы Айрат Дилмөхәммәтовларга гаепләү белдерелгән иде. Айрат Дилмөхәммәтов әлеге эшне караган хәкимны алыштыруны таләп итте. Эш шунда, хәким Роза Булатова Шмаковны ирегеннән мәхрүм итеп тикшерү изоляторына ябу турында карар чыгарган иде. Ул шулай ук урам җыенында тукмалган өлкән яшьтәгеләр эшен дә карап, тукмалучыларның таләбен канәгатьләндермәве һәм башка шундый карарлары өчен оппозициядә “сәяси эшләр караучы хакимият хәкимсы” булып танылды. Көтмәгәндә хәким үзе әлеге эшне караудан баш тартуын белдерде. Моның сәбәбен ул аңлатмый. Айрат Дилмөхәммәтов исә моны республика хакимияте үзгәрер алдыннан “хакимият җырчысы булган хәкимларның” урыннарында калыр өчен саклык чаралары күрүе дип аңлата. Ул мондый халык ягына чыгачак хәкимларга революлион трибунал амнистия бирәчәк дип тә ышандырды.
XS
SM
MD
LG