Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Бердәм Русиянең яңа әгзаларына таныклыклар тапшырды


Бердәм Русия фиркасенең Татарстан бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фирканең яңа 38 әгъзасына, шул исәптән Татарстанның 3 министрына әгъзалык таныклыклары тапшырды. Таныклыкларны хезмәт һәм эш министры Борис Захаров, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм финанс министры Радик Гайзатуллин алды. Бердәм Русиягә тагын министр урынбасарлары һәм министрлыклар хезмәткәрләре дә керде. Элегрәк бу партиягә хөкүмәтнең башка җитәкчеләре дә кергән иде. Мөхәммәтшин Татарстан хөкүмәте чын мәгънәсендә партияле хөкүмәткә әверелде диде.
XS
SM
MD
LG