Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:45

Милошевичның беректәше Сербия парламентының яңа рәисе итеп сайланды


Сербиянең вафат булган элекке президенты Слободан Милошевичның беректәше яңа парламент рәисе итеп сайланды. Сербия Радикал Фиркәсе җитәкчесе Томислав Николич сишәмбе иртән парламенттагы тавыш бирү нәтиҗәсендә дәүләттә президенттан кала икенче иң югары вазыйфага куелды. Николич Милошевич 2000 елда халык күтәрелеше белән хакимияттән бәреп төшерелгәннән соң югары вазыйфага куелган беренче серб милләтчесе.

XS
SM
MD
LG