Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина прокуратурасы газүткәргеч шартлавы өчен рәсмиләрнең ваемсызлыгын гаепли


Украина баш прокуроры Святослав Пискун Украинаның төп газүткәргечләренең берсендә дүшәмбе көнге шартлауга ваемсызлык сәбәп булган диде. Пискун үткәргеч җирнең утыруы нәтиҗәндә шартлаган, әмма рәсмиләр бу проблеманы күреп алып чаралар күрергә тиеш булган дип әйтте. Шартлау үткәргеңнең 30 метр өлешенә зыян китерде. Берәүнең дә сәламәтлегенә зарар булмады.
XS
SM
MD
LG