Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран көн тәртибе үзгәртелгән атом-төш конференциясенә ризалашты


Иран БМОның атом коралларын таратмау турындагы конференциясендә катнашлыгын конференциянең көн тәртибе үзгәртелгәннән соң дәвам итәргә ризалашты. 2 атналык бу конференция 30 апрельдә ачылу белән Иранның көн тәртибен кабул итмәве сәбәпле көрчеккә терәлгән иде. АКШ тарафыннан яшерен рәвештә атом коралы ясарга маташуда гаепләнгән Иран атом коралларын таратуны тыючы килешүне тулысынча үтәргә чакыручы көн тәртибе белән килешмәде.
XS
SM
MD
LG