Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанның элекке тышкы эшләр министры кулга алынды


Әрмәнстан хакимиятләре элекке тышкы эшләр министры Александр Арзуманиянны акча юу гаепләве нигезендә кулга алды. Арзуманиян Мәскәүдәге әрмән кәсепчесе Левон Маркосның акчаларын Әрмәнстандагы оппозиция эшчәнлеге өчен тотуда гаепләнә. Арзуманиянның адвокаты Азатлык радиосына аның үз гаебен танымавы турында белдерде. Арзуманиян оппозициядәге Сивил Буйсынмау хәрәкәте җитәкчесе һәм ул Әрмәнстанның Ипмичмент радикал оппозицион төркеме белән якын беректәшлектә тора. Оппозиция җитәкчеләре кичә кич булган бу кулга алуны хөкем итеп чыкты.
XS
SM
MD
LG