Accessibility links

НАТО белән Пакстан Талибанга каршы чараларны ныгытырга килеште


НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер белән Пакстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф Пакстан-Әфган чигендә Талибан гыйсъянчыларына каршы иминлек чараларын ныгыту турында килеште. Исламабадта Пакстан тышкы эшләр минситры Хөршид Касури белән уртак матбугат очрашуында Де Һуп Схеффер Мөшәррәф белән сөйләшүләрдә төп игътибар чик буен ныгыту мәсьәләләренә бирелде диде. Ул шулай ук Әфган гыйсъянчылары проблемасын чишү өчен хәрби чаралар гына җитәрлек түгел, төзекләндерү һәм тәррәкыять тә кирәк дип әйтте.
XS
SM
MD
LG