Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:31

Гыйракта шартлау кимендә 19 кешене үтерде


Көнбатыш хәбәр агентлыклары Гыйракның төньягындагы Ибрил шәһәрендә йөк машинасына куелган бомба шартлап кимендә 19 кешене үтерде дип хәбәр итә. Шартлау Ибрил үзәгендә Көрд хөкүмәтенең эчке эшләр министрлыгы янында булган. Полиция әйтүенчә, корбаннар саны артырга мөмкин. АКШ хәрбиләре 2 американ солдатының сишәмбе көнне юлга куелган бомбага юлыгып һәлак булганлыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG