Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты президент сайлау эшен туктатты


Төркия парламенты илдә зур сәяси кризис чыгарган һәм исламчыларга бәйле хөкүмәтне вакытыннан элек парламент сайлаулары үткәрергә чакырырга мәҗбүр иткән президент сайлау эшен рәсми рәвештә туктатты. Хәзер яңа президентны 22 июлдәге парламент сайлауларыннан соң яңа парламент сайлыячак. Президент Әхмәт Неҗдет Сезер вакытлыча вазыйфасында калачак. Оппозиция тышкы эшләр министры Абдулла Гүл президент урынына тәкъдим ителгәннән соң парламентта тавыш бирүдән 2 мәртәбә баш тартты. Алар Төркиянең дөньяви дәүләт булып калуына исламчылардан куркыныч яный ди.
XS
SM
MD
LG