Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Сербия парламентын үтә милләтче җитәкләүгә борчылу белдерә


Европа Берлеге Сербиядә кичә үтә милләтче Томислав Николичның парламент рәисе итеп сайлануына борчылу белдерде. Николич Серб Радикал Партиясе җитәкчесе, һәм вафат булган элекке Серб җитәкчесе Слободан Милошевичның беректәше. Хәзерге вакытта Европа Берлегендә рәислек итүче Германия Белградтагы барлык реформачыл фиркаләрне Серб сәясәтенең Европага йөз тотуына ирешү өчен демократик хөкүмәт төзергә чакырды.
XS
SM
MD
LG