Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Франция Дөнья Банкы президенты турында банк шурасында сөйләшергә тели


Франция Дөнья Банкы президенты Пол Вулфовиц язмышы турында сөйләшү өчен банкның шура утырышын җыярга тели. Тикшерү комиссиясе Вулфовиц банкта эшләүче кыз иптәшенең хезмәт хакын нигезсез арттыруы һәм аны югарырак вазыйфага күтәрүе белән банкның эш кагыйдәләрен бозган дигән нәтиҗә чыгарган иде. Вулфовицны вазыйфасыннан алу өчен басым ясала. АКШ хакимияте һаман да Вулфовицны яклавын белдерә, әмма аның язмышы турында сөйләшүләрдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG