Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вулфовицка гаепләвләргә җавап бирергә әзерләнү өчен күбрәк вакыт бирелә


Дөнья Банкының мөдирләр шурасы банк президенты Пол Вулфовицка үзенә белдерелгән гаепләвләрне җавапларга әзерләнү өчен күбрәк вакыт бирә. Вулфовиц банкта эшләүче кыз иптәшенә хезмәт хакын нигезсез арттыруда һәм аны югарырак вазыйфага күтәрүдә гаепләнә. Шура Вулфовицка киләсе сишәмбедә, 15 май көнне үз сүзен әйтү мөмкинлеге бирәчәк. Шул чыгыштан соң бераз вакыт үткәч шура аның банктагы киләчәк язмышы турында карар чыгарачак. Вулфовицны вазыйфасыннан алу өчен басым ясала.
XS
SM
MD
LG