Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роснефть Юкос милкен сатып алды


Русиянең Роснефт дәүләт ширкәте бөлгән Юкос нефть ширкәтенең ягулык җитештерү һәм чистарту корылмаларын 6.4 миллиард долларга сатып алды. Самаранефтегаз корылмасы Юкосның аукционда сатылган соңгы төп корылмасы булды. Хәзер төрмәдә утыручы Михаил Ходорковский җитәкләгән Юкос заманында Русиянең иң зур нефть ширкәте иде. Элек бик зур булмаган Роснефть соңгы арада шундый сатып алулар нәтиҗәсендә Русиянең иң зур нефть ширкәтенә әверелде.
XS
SM
MD
LG