Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан белән Русия Себердә уртак уран баету үзәге төзи


Казахстан белән Русия Себердә уртак уран баету үзәге төзү турында килешү имзалады. Килешү Русия президенты Владимир Путинның Астанә сәфәре барышында имзаланды. Бу үзәк тыныч максатта атом энергиясен кулланырга теләүче чит илләргә уран баету мөмкинлеге бирүне күздә тотып төзелә. Андый илләргә үзләрендә уран баету корылмалары төзү зарурлыгы булмыячак диелә. Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашу барышында Путин Русия Казахстанда атом электр стансиясе төзелешендә катнашырга әзер диде. Назарбаев исә "Казахстан үз нефтен тулысынча булмаса күпчелек өлешен Русия аша кудырырга тели" диде. Казахстан белән Русия Каспийдан Кара Диңгезгә нефть кудыручы үткәргечнең мөмкинлекләрен 2 мәртәбә арттырып елына 40 миллион тоннага җиткерергә җыена. Астанәдән соң Путин белән Назарбаев Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка килә. Анда энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек турында 3 яклы саммит үтәчәк.
XS
SM
MD
LG