Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Дөньяның төп көчләре Иран турында сөйләште


БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия Берлинда Иран атом программасы турында сөйләште. Германия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бу сөйләшүнең максаты Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Һавиер Солана белән атом сөйләшүләрендәге Иран төркеме җитәкчесе Али Ларижани арасында булачак очрашуга әзерләнү. АКШ дәүләт секретаре урынбасары Николас Бернс әгәр дә Иран БМОның уран баетуны туктату таләбен үтәмәсә июнь аенда Тәһранга каршы кырысрак чикләвләр кертелергә мөмкин диде.

XS
SM
MD
LG