Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Төркмәнстан белән бәйләнешләрне арттырырга чакыра


Русия президенты Владимир Путин Төркмәнстан Русиянең стратегик энергия партнеры диде. Шул ук вакытта башка өлкәләрдә дә икеяклы хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. Путин моны Ашхабадта Төркмән президенты Гурбангули Бирдемөхәммәдов белән очрашуда әйтте. Шимбә көнне Путин, Бирдемөхәммәдов һәм казах президенты Нурсолтан Назарбаев Төркмәнстанның Каспий буендагы Төркмәнбашы шәһәрендә өчьяклы саммит үткәрә. Анда игътибар үзәгендә Төркмән табигый газын Казахстан һәм Русия аша Европага кудырачак үткәргеч төзү планы булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG