Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда парламент сайлаулары бара


Хакимиятәге Республикан фиркәсе һәм башка хөкүмәт яклы фиркәләр парламентта күпчелек урынны алырга тели. Премьер-министр Серж Саркисян сайлаулар тыныч бара, дип әйтә. Әмма Оппозицион хәрәкәт вәкиле Артур Багдасарян, күп санлы канун бозуларның булуы турында белдерә. Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге Әрмәнстанны, ирекле һәм гадел сайлаулар үткәрергә чакырды. Белдерүләрдә ил 2003 сайлауларында булган канун бозулардан соң вәзгиятнең яхшыруын күрсәтергә тиеш, диелә. Әрмәнстандагы сайлауларда төрле халыкара оешмалардан 800ләп күзәтүче эшли.
XS
SM
MD
LG