Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага марафонын Наилә Юламанова җиңде


Якшәмбедә Прагада уткән халыкара марафон ярышында хатын-кызлар арасында беренче урынны милләттәшебез Наилә Юламанова яулады. Чыгышы белән Самар якларыннан булган 26 яшьлек Наилә Юламанова 42 чакырым араны 2 сәгать 33 минутта йөгереп узды. Икенче урында Польша спортчысы Малгорзата Собанска, өченче урында Чехиядән Вероника Брыхцинова.
XS
SM
MD
LG