Гыйрактагы әл-Каидәгә бәйле Гыйрак Ислам Дәүләте төркеме кичә Багдадтан көньяктагы Мәхмүдия шәһәрендә АКШ хәрбиләрен тотык итеп алганлыгын белдерде.
Кичә андагы һөҗүм нәтиҗәсендә 4 АКШ хәрбие һәм аларның гыйраклы тәрҗемәчесе үтерелде, 3 хәрби югалды.
АКШ хәрбиләре югалган 3 солдатны эзләүләрен белдерә.
Гыйрак Ислам Дәүләте төркеме интернет сәхифәсендә санын әйтми генә, АКШ хәрбиләрен тотык итеп алганлыгын игълан итте. Әмма бу белдерүнең дөрес булуын раславчы дәлилләр китерелмәде.