Accessibility links

Европа Берлеге Үзбәкстан һәм Русия мәсьәләсен тикшерә


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Бруссельдә Үзбәкстанга кертелгән чикләүләрне бетерү-калдыру мәсьәләсен тикшерә. Бу чикләүләр 2 ел элек Әндиҗанда булган канлы вакыйгалардан соң кертелгән иде.

Очрашуда шулай ук Русиянең Польшадан ит кертүне тыю карары да күтәрелер дип көтелә. Бу ике ил арасындагы бәхәс аркасында Европа Берлеге Русия белән стратегик партнерлык турында сөйләшүләрен башлый алмыый.
XS
SM
MD
LG