Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:33

Үзбәкстанга чикләүләр бераз киметелә


Бруссель -- Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары бүген Бруссельдә үткән очрашуда Үзбәкстанга кертелгән кайбер чикләүләрне киметергә карар итте. Бу чикләүләр 2 ел элек Әндиҗанда булган канлы вакыйгалардан соң кертелгән иде. Шул исәптән, Үзбәкстанның 12 югары рәсмиенә Берлек илләренә виза бирү тыелган иде. Бу исемлекне 4 исемгә кыскартырга карар ителде. Башка чикләүләр, шул исәптән, корал чикләүе әлегә көчендә кала.

Очрашуда шулай ук Русия белән Польша арасындагы "ит импорты" тирәсендәге бәхәс тә тикшерелер дип көтелә. Бу бәхәс аркасында Европа Берлеге Русия белән стратегик партнерлык турында сөйләшүләрен башлый алмый.

XS
SM
MD
LG