Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бодман: "Килешү Европа өчен начар хәбәр"


Париж – Кушма Штатларның энергетика министры Самуель Бодман Русия, Казахстан һәм Төркманстан арасында төзелгән килешүне "Европа өчен начар хәбәр" дип атады. Бүген Парижда Халыкара Энергия Идарәсе җыенында чыгыш ясап, Бодман "Европа үзенең энергия чыганакларын төрләндерергә тиеш" дип белдерде.

Яңа төзелгән килешү нигезендә, төркман газы Казахстан аша башта Русиягә киләчәк, аннары гына Европага бара алачак.

Кушма Штатлар үткәргечне турыдан-туры Каспи диңгезе аша сузуны алга сөрә.
XS
SM
MD
LG