Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлис: чуалышлар өчен Цхинвали гаепле


Тифлис – Грузия премьер-министры Зураб Ногайдели шимбә көнне Көньяк Осетиядә булган чуалышлар өчен бу сеператист республиканың җитәкчеләрен гаепләде. Чуалышлар республика җитәкчеләре Грузин авылларын томалап, рәсми Тифлисне иминлек көчләрен чыгарырга таләп иткәннән соң башланып киткән. Ике кеше яраланган дип хәбәр ителә.

Ногайдели халыкара җәмәгәтчелекне Тифлис белән Цхинвали арасындагы киеренкелекне киметүдә ярдәм итергә чакырды.
XS
SM
MD
LG