Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алансыз алан


Уфада Русиянең транспорт министры Игорь Левитин булып киткән иде. Ул Агыйделгә яңа күпер салуда ярдәм итәргә ышандырды. Ул Затон бистәсендә салыначак. Аны төзү 2010нчы елны башланачак.

Левитин Уфа аэропортын федераль милектән республика милке итеп тапшыру документын имзалады. Шунысы кызык, аэропорт бинасы республика милке итеп күчерелсә дә, аландагы очкычлар төшә һәм күтәрелә торган берничә юл федераль милек булып кала. Моны Левитин аларның федераль әһәмияткә ия булуы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG