Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Европа Берлеге белән низаг юк


Мәскәү -- Русия президенты Владимир Путин бүген Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер белән очрашты. Хәзерге вакытта Германия Европа Берлегендә рәислек итә. Путин сүзләренчә, Русия белән Европа Берлеге арасында низаглар юк. "Аллага шөкер, безнең бернинди низаглар юк. Проблемаларны чишүгә карата төрле карашлар бар. Ләкин ике якның да бу проблемнарны чишү теләге бар" диде Путин.

Штайнмайер Мәскәүгә Русия-Европа Берлеге саммиты уңаеннан килде. Әлеге җыен җомга көнне Самарада үтәчәк.
XS
SM
MD
LG