Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Каидә американ хәрбиләрен эзләмәскә чакыра


Багдад -- Әл-Каидәнең Гыйрактагы вәкиллеге саналган оешма АКШка югалган 3 гаскәриен эзләүне туктатырга чакырды. Бу 3 гаскәри үткән шимбәдә Бәгдадның көньягында камауга эләгеп югалган иде. Хөҗүм вакытында бер гыйраклы тәрҗемәче белән 4 американ хәрбие һаләк булды. "Гыйрак Ислам дәүләте" оешмасы үзенең интернет сәхифәсендә, югалган гаскәриләрне үзендә тотуын раслады. Оешма белдерүенчә, гәскәриләрнең исәнлеге АКШның аларны эзләүне туктатуына бәйле булачак. АКШ хәрбиләре югалган гаскәриләр табылганчы эзләүен дәвам итәчәген белдерде. Эзләү эшләрендә 4 мең хәрби катнаша.
XS
SM
MD
LG