Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Skyguide хезмәткәрләре өстеннән мәхкәмә башланды


Бүлах -- Швейцариянең Бүлах шәһәрендә Skyguide навигация ширкәтенең 8 хезмәткәре өстеннән мәхкәмә эше башланды. Алар 2002 елда Боден күле өстендә булган очкыч казасы өчен җаваплы булуда гаепләнә. 2002 елның 2 юлендә Башкортостан һава юлларының Ту-154 очкычы Боинг-747 йөк очкычы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 71 кеше, шул исәптән, Испаниягә ялга баручы 49 бала һаләк булган иде.

Тикшерүчеләр бу фаҗигә өчен Skyguide диспетчерлары гаепле дип татпы. Гаепле дип табылган очракта аларга 15 айга кәдәр иректән мәхрүм ителү яный.

Казада һалак булган балаларның ата-аналары комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хаматов бу хөкемне "көлкеле" дип атады. Аның сүзләренчә, комитетның 3 вәкиле мәхкәмәдә катнашырга җыена. Мәхкәмә эше 2 атна дәвам итер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG