Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Әфганлылар Пакстанга протест белдерә


Кабул -- Йөзләгән әфганлы бүген Кабулдагы Пакстан илчелеге алдында үткән атна ике ил хәрбиләре арасында булган бәрелешләргә протест белдерде. Бәрелеш вакытында кимендә 13 кеше үлгән иде. Җыелган халык, ике ил чигендә дистәләгән хөкүмәт көчләре арасында булган бәрелешләргә ачуларын белдереп, "Пакстанга үлем" дип кычкырды.

Моннан элек тә Пакстанның Кабулдагы илчелеге алдында бер ничә тапкыр протест чаралары узган иде. Бүгенге протест көчәйтелгән иминлек көчләре ярдемендә көч кулланусыз тәмамланды.

Балуч исемле протестчы Азатлыкның Әфган бүлегенә "Соңгы тамчы каныбызга кәдәр, без Пакстанның илебездә көч куллануына юл куймаячакбыз. Без шәһит киткәннәрне искә алып тыныч протест оештырабыз" диде.

Әфган хөкүмәте белдерүенчә, ике көн дәвам иткән бәрелешләрдә 13 кеше үлгән, үлүчеләр арасында хатын-кызлар һәм балалар да булган.

Рәсми Кабул якшәмбе көнне булган бәрелешләр Пакстан көчләренең, Әфган чигенә килеп күрүе белән башланды дип белдерә. Исламабад исә башта утны Әфган хәрбиләре ачты ди.

XS
SM
MD
LG