Accessibility links

Бруссель Сербия белән сөйләшүләр башларга мөмкин


Белград -- Әгәр Сербия сугыш җинәятләрендә шикләнелгән кешеләрне табуда җитәрлек тырышлык күрсәтсә, Европа берлеге аның белән тиз арада сөйләшүләрне яңарта ала. Бу турыда Европа Берлегенең киңәю комиссары Олли Рен, бүген Сербия Парламенты яңа коалиция хөкүмәтен раслаганнан соң әйтте. Тотрыклылык һәм бердәмлек килешүе турында сөйләшүләр - Европа Берлегенә керүгә таба беренче адым булып тора. Сербия, сугыш җинәятләрендә гаепләнгән Ратко Младичны кулга ала алмаганы сәбәпле, бу сөйләшүләр узган елның маенда туктатылган иде. Рен бүген Белградта Серб рәсмиләре белән сөйләшүләр алып бара.
XS
SM
MD
LG