Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шифаханә - 2007”


“Шифаханә - 2007” Бөтенрусия форумы үзенең эшен дәвам итә. Аның эшендә Русия төбәкләреннән килгән 500гә якын кеше катнаша. Чарада Русиянең федераль мотлак страовкалау фонды директоры вазыйфасын башкаручы Дмитрий Рейхарт та катнаша. Ул Башкортстандагы шифаханәләр оештыру эшен югары бәяләде. Рейхарт сүзләренә караганда, Башкортстан шифаханәләре дөнья дәрәҗәсенә җиткерелерлек.

Чара “Красноусольск” һәм “Янгантау” шифаханәләрендә дәвам итәчәк. Әлеге шифаханәләрнең башлары Фаяз Мәҗитов белән Рәмил Бәдретдиновлар форум кунакларына тәкъдим итәчәк чаралар белән таныштырды. Аңа караганда, кунаклар шифаханәләр белән танышачак, конференцияләр узачак, чаралар сабантуй белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG