Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхтәрият мөрәҗәгате


Казанда март аенда узган Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте конференциясендә “Башкортстан татарлары хәле турында” мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Анда республика татарлары проблемалары аталды, мөхтәриятнең теркәлә алмавы һәм башка күп кенә көнүзәк мәсъәләләр кергән иде. Ул мөрәҗәгать Башкортстанда зур яңгыраш алды. Башкортстан халыклары Ассамблеясе аны дөреслеккә туры килми дип үз мөрәҗәгатен кабул итте. Республиканың рәсми мәгълүмат чаралары Казанда узган форумның төп эшчәнлеген шул мөрәҗәгатьне куерту белән чикләнде. Әлеге хәлләр уңаеннан Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте тагы мөрәҗәгать белән чыкты. Анда “Башкортстан татарлары хәле турында” мөрәҗәгатьнең конференциядә кабул ителгән бердәнбер документ булмавы, чараның Башкортстан татарлары проблемаларын тикшерүгә багышланмавы, аның хисап-сайлау конференциясе булуы искә төшерелгән. Башкортстан татарларына кагылышлы документның Башкортстан татарлары делегациясе тәкъдиме белән кабул ителүе, аның һичкенә дә форумда катнашкан Татарстан хакимияте вәкилләре позициясе булмавы аталган. Мөрәҗәгатьтә хакыйкатьне мондый бозып аңлатуларның ике тугандаш халык дуслыгына булышлык итмәве дә әйтелә.
XS
SM
MD
LG