Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Хокук яклаучылар мөрәҗәгате


Русиянең бертөркем кеше хокукы яклаучылары мөрәҗәгать белән чыкты. Анда кеше хокукы яклаучыларның басымга дучар булулары әйтелгән. Алар арасында республикадагы билгеле кеше хокуклары яклаучы Альмира Жукова да бар. Эш шунда, колонияләрдәге тоткыннар хокугын яклап һәм Благовещен вакыйгаләрында тукмалучылар мәнфәгатенә эшләгән Альмира Жукованың кызы Алина Жукова наркотик таратуда гаепләнеп кулга алынган иде. Шушы көннәрдә ул 7 елга хөкем ителде. Мөрәҗәгатьтә бу хөкем эшенең оештырылган булуы, аңа наркотик һәм тамгалы акчаларны алдан ташлаулары әйтелгән.

Мөрәҗәгать Русиядәге репрессия машинасына каршы барлык хокук яклаучыларны, журналистларны берләшергә чакыра. Әлеге документны Мәскәү Хельсинки төркеме башы Людмила Алексеева, Русиянең кеше хокулары хәрәкәте рәисе Лев Пономарев һәм башка хокук яклау оешмалары, язучылар, депутатлар, зыялылар имзалаган.

XS
SM
MD
LG