Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:22

Шарлатан тотылган


Уфада бер шарлатан тотылган. Ул Радик Әхмәтшин. Радик Әхмәтшин үзен Президент хакимияте хезмәткәре дип таныштырып, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә сөт эшкәртү заводлары тәкъдим иткән. Моның өчен ул 20-40 мең сум акча сораган. Уйдырма заводлар сатучы шундый ялган бер килешү вакытында кулга алынган. Ул моңа кадәр шулай ук кеше алдап, ягъни шарлатанлыклары өчен дүрт тапкыр хөкем ителгән булган.

Мөнир Вафин. Уфа

XS
SM
MD
LG