Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саммит вакытында протест үтәчәк


Самара – Европа Берлеге-Русия саммиты вакытында оппозиция көчләре каршылык чарасы үткәрергә җыена. Җомга көнне үтәчәк "Килешмәүчеләр маршында" "Башка Русия" хәрәкәте җитәкчесе Эдуард Лимонов һәм "Берләшкән Ватандашлар Фронты" җитәкчесе Гарри Каспаров катнашырга ниятли. Алар Самарага җомга көнне киләчәк.

Ул арада бүген Самарда "Берләшкән Ватандашлар Фронты"ның башкарма җитәкчесе Денис Билуновны тоткарлган. Милиция хезмәткәрләре аның акчасы шикле дип, акчасын алган.

Мәскәү һава аланында Самарага очырга җыенган Human Rights Watch оешмасының Мәскәүдәге вәкиле Александр Петров тоткарланган. Милиция аның билетына шик белдергән.
XS
SM
MD
LG