Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Журналистлар бинадан куыла


Мәскәү – Хокук яклаучылар Русия Журналистлар Берлегенең эзәрлекләнүенә протест белдерә. Русиянең Милек идарәсе Журналистлар Берлеген үз бинасыннан чыгара. Әлеге бина Ельцин чорында журналистларга чиксез мөддәткә бушка бирелгән иде. Русиянең хокук яклау оешмаларын берләштергән "Гомүм Гәмәл" төркеме белдерүендә әйтелгәнчә, Журналистлар Берлеге сүз иреген яклаган өчен эзәрлекләнә. Белдерүгә берничә танылган хокук яклаучы имза куйган. Шул исәптән: Елена Боннер, Сергей Ковалев, Лев Пономарев, Светлана Ганушкина.

XS
SM
MD
LG