Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзаны утка тотты


Газза -- Бүген Израиль хәрбиләре, Газза шәһәренә һава хөҗүме ясавын хәбәр итте. Фәләстин шаһитләре әйтүенчә, һава хөҗүме нәтиҗәсендә Хәмәс төркеме карамагындагы иминлек көчләре бинасына зарар килгән. Кимендә 2 кеше үлгән, 20 кеше яраланган.

Элегрәк Израиль, Газза ягыннан ясалган ракета хөҗүменә каты җәвап кайтарачагын белдергән иде. Бу һөҗүмгә кадәр, Хамас һәм Фаттах иминлек көчләре арасында 6 көн бәрелешләр барды.
XS
SM
MD
LG