Accessibility links

сишәмбе, 24 гыйнвар 2017, Казан вакыты 20:37

Босния-Һерцеговина БМО кеше хокуклары шурасы әгъзәсы булды


Нью-Йорк -- Босния-Һерцеговина БМО кеше хокуклары шурасына яңа әгъзә булып сайланды. Аның 3 еллык мөддәте 20 юньдә башлана. Босния-Һерцеговина шура әгъзаларының кирәкле булган 97 тавыштан да күбрәк тавышын алды. Ә менә шул ук урынга дәгъвә иткән Беларус җитәрлек тавыш ала алмады. Тавыш бирү алдыннан хокук яклаучылар Беларустагы кеше хокуклары торышына кискен тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG