Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саммит үтте, каршылыклар калды


Самара – Җомга көнне Самара янында үткән Европа Берлеге-Русия саммитында тарафлар булган каршылыкларын хәл итә алмады. Европа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануэль Баррозу матбугат очрашуында чыгыш ясап, Русиянең Польша һәм Эстония белән каршылыклары бар Европа Берлеге өчен авырлык тудыра диде:

"Польша ите мәсьәләсе авырлык тудыра. Без Русия ягына әйттек – бер әгъза илнең проблемасы ул бар Европа Берлегенә проблема. Бу бердәмлеккә нигезләнгән Берлек. Хәзер анда 27 әзга бар. Шуңа күрә, Польша проблемасы – ул Европа проблемасы. Литва, Эстониясе проблемасы да – Европа проблемасы" диде Баррозу.

Берлектә рәислек иткән Германия канцлеры Ангела Маркель, саммит вакытында Самарада протест белдерергә теләгән оппозиция вәкилләренең эзәрлекләнүенә борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG