Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым татарлары сөрген көнен искә алды


Акмәчет -- Бүген Кырымда сөргенгә куылуның 63 еллыгы уңаеннан искә алу чаралары үтте. Төрле мәгълүматләргә караганда, 1944 елда Сталин фәрманы белән 200 меңгә кадәр кырым татары Кырымнан куылган. 1980-нче еллар ахырында алар ватанына кайта башлады.

Кырым-татар Мәҗлесе Югары Раданы сөргенгә куылганнарның хокукларын кайтару турында канун кабул итергә чакырды. Мәҗлес рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов сүзләренчә, бу канун сөрелгөн кырым-татарларының проблемнарын чишә башлауда беренче адым була алыр иде.
XS
SM
MD
LG