Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналистлары цензурага зарлана


Мәскәү – "Рус Хәбәрләр Хезмәте"нең бер төркем хезмәткәре, цензурага протест белдереп, эшеннән китүен белдерде. Элекке хәбәрче Артем Хан сүзләренчә, яңа җитәкчелек журналистларга оппозиция эшчәнлеген яктыртуны тыя, бары тик "уңай хәбәрләр" бирергә таләп итә. Хан сүзләренчә, барлыгы 7 кеше эшеннән киткән.

Хезмәт җитәкчесе Александр Школьник цензура кертүен кире какты. Аның сүзләренчә, журналистларның китү сәбәбе – журналист профессиясенә "югарырак таләпләр" булырга мөмкин дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG