Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Уфада укытучыларны бүләкләделәр


Җомга көнне Уфада укытучыларны хөрмәтләү чарасы булып үтте. Республика йортында “Ел укытучысы-2007” бәйгесендә һәм “Башкорт теле ел укытучысы-2007” дигән бәйгедә җиңүчеләргә акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук төрле мактаулы исемнәр билгеләрен алучыларны да котладылар. Бүләкләрне республика президенты Мортаза Рәхимов тапшырды һәм мөгаллимнәргә киләчәктә дә уңышлы эшләр теләде.

Соңгы елларда Башкортстанда дәүләт телләре итеп игълан ителгән башкорт һәм рус телен укытучы мөгаллимнәргә игътибар һәм ихтирам шактый арта төште. Аларга һәммә шартлар тудырырга тырышалар. Хәзер барлык мәктәпләрдә, шул исәптән татар мәктәпләрендә дә, туган телләр буенча мәктәп директорының аерым урынбасары вазыйфасы да кертелде. Бу урынга, гадәттә, башкорт милләтеннән булган укытучылар тәгаенләнә. Бу һәр мәктәптә башкорт телен укыту барышын җентекле контрольдә тоту өчен эшләнә.

Тиздән Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында да иң яхшыларны билгеләү чарасы үтәргә тиеш. Әмма бу чара Хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылмый. Аны, татар теле укытучыларының да күңеле китек калмасын өчен, Башкортстан татар милли оешмалары үткәрәчәк. Бәйгедә җиңүчеләргә татар эшкуарлары ярдәмендә, шактый зур күләмнәрдә акчалата бүләкләр бирү каралган. Киләсе елларда Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да, башкорт һәм урыс теле укытучылары белән беррәттән, Хөкүмәт дәрәҗәсендә бәяләү таләбе белән чыга республика татар милли хәрәкәте оешмалары.

XS
SM
MD
LG