Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

450 еллык юбилейның дөреслеге хакмы?


Башкортстанның Рус дәүләтенә үз иреге белән кушылуы-кушылмавы хакында бәхәсләр тынмый. Шушы кушылуның 450 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгәндә дә дәвам итә ул ул бәхәсләр. Хәтта башкорт галимнәренең дә кайберләре бу ихтыярый кушылуга шик белдерә. Шул ук вакытта бәгъзе бер галимнәр, шушы вакыйганың хак булуын исбат итү өчен, эзләнүләрен дәвам иттерә һәм кайбер яңа дәлилләр дә таба.

Мисал өчен, танылган башкорт галиме, Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме Нәзир Колбахтин 450 еллык юбилейның рас булуын исбат итүче документларның күчермәләрен табуы хакында яңарак хәбәр иткән иде. Атнакич көнне журналистлар белән очрашуында да ул бу хакта сөйләде. “Патша Иван IVнең Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуын ныгытучы жалованная грамоталары күчермәләре табылды. Шулай итеп бу тарихи вакыйга хакында бәхәсләргә чик куела”, - дип белдерде Нәзир Колбахтин.

Башкорт галиме Нәзир Колбахтин фикеренчә, башкортлар XVI гасырда Рус дәүләтенә үз иреге белән кушылып дөрес эшләгән. “Бу безне милләт буларак сакланып калуга нигезлек биргән”, - дип раслый Нәзир Колбахтин.

Башкорт галиме Нәзир Колбахтинның бу фикере белән Башкортстандагы башка кайбер галимнәр килешеп тә бетми. Мисал өчен, танылган галим Илдар Габдрафыйков моны кискен кире кага. “Татарлар Рус дәүләтенә ирекле кушылмаган, ә, киресенчә, рус патшалары тарафыннан күп михнәтләргә дучар ителгән, - ди Илдар әфәнде. – Шулай булса да, татар милләте юкка чыкмаган, ә сынаулар аларны һаман саен чыныктырган гына”. Ничек кенә булса да, Башкортстан быел үзенең зур бәйрәмен билгели. Һәм бу вакыйга көне-төне матбугатта киң яктыртыла. Шушы бәйрәмгә әзерлек чаралары турында һәрдаим тылкып тору халыкның һәр күзәнәгенә үтеп керә һәм шактый ялкыта да башлады шикелле.

XS
SM
MD
LG